Лилия Муллагалиева дүртенче баласын алып кайтты (ФОТО)
эстрада

Лилия Муллагалиева дүртенче баласын алып кайтты (ФОТО)

Популяр җырчы Лилия Муллагалиева бүген дүртенче кат әни булды. Малайлары туды. Лилия "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән хис-кичерешләре белән уртаклашты: "Аллага шөкер!" Сабыйның авырлыгы 3680 грамм, буе 54 сантиметр. Игелекле бала булып үссен.

 Хәзер бәхетле гаиләдә дүрт бала: малай, кыз, малай, малай!  "Мин шундый бәхетлемен дүртенче кат әни булуым белән. Шуның хәтле күп хәбәрләр килә телефоныма. Минем белән янәшә булганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзегезне дә ташламасын", - дип сәламен җиткерде Лилия "Матбугат.ру" укучыларына.

Шатлык күз яшьләре аша әйтелгән сүзләр иде бу. Лилияне һәм аның тормыш иптәше Илсур әфәндене чын күңелдән котлыйбыз!    

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24704


Нет комментариев