Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
эстрада

Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчы премияне тормыш иптәшенә багышлады.

«ТМТV» музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Әнвәр Нургалиевка Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.

Мактаулы исемне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин тапшырды.

Әнвәр Нургалиев тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «21 еллык хезмәтемне бәяләгән өчен зур рәхмәт. Күпме кайгы булса да, соңыннан шатлык килә. Бу премияне тормыш иптәшемә багышлыйм», — дип сөйләде ул.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/showtime/27-03-2021/nv-r-nurgalievka-tatarstanny-atkazangan-artisty-iseme-birelde-5815437


Нет комментариев