Ришат Төхвәтуллин: «Чүттән генә алып калмадылар»
эстрада

Ришат Төхвәтуллин: «Чүттән генә алып калмадылар»

Башкортстан республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәттулин гастрольләрдә йөрүен дәвам итә. Артист үзенең төркеме белән Әлшәй районының Раевка авылы тамашачылары алдында чыгыш ясады.

 

Башкортстанның бу авылындагы халык бигрәк кунакчыл икән, әнә Ришатка «Ришатик, бүген кайда кунасың?» - дип хат юллаганнар хәтта. Җырчы әллә ни аптырап тормаган, «Әллә  берәр тәкъдим бар?» - ди ул концертның бер өлешеннән яздырылган видеода.

Үзенең Инстаграм тасмасында Ришат «Раевкага башта концерт белән кертмәделәр, инде, ниһаять, килгәч, тамашачыларым белән очрашкач, чүттән генә алып калмадылар, - дип шаярта.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rishat_thv

http://sahne.ru/kheberler/11665.html


 


Нет комментариев