Зинира һәм Ризат Рамазановлар бәби көтә?
эстрада

Зинира һәм Ризат Рамазановлар бәби көтә?

Киләсе ел алар өчен бик бәхетле булачак, мөгаен.

 

Эстрадабызның иҗади гаиләсе Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булачак. Бу хакта «Татар радиосы» инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Бәхет тынычлыкны ярата, кычкырып йөрисебез килми», — ди алар үзләре.

Быелгы ел Рамазановлар өчен иҗат ягыннан да уңышлы булды. Җырлы гаилә "Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында “Иң халыкчан дуэт” исеменә лаек булды. Ә “Башкорт җыры” фестивалендә Башкортстанның иң популяр дуэты булып танылды.
Сабый исән-сау тусын, игелекле бала булсын, дип теләргә генә кала.

 

Чыганак:Кызыл таң
Фото:ачык чыганаклардан 

http://shahrichalli.ru/

 


Нет комментариев