16 яшьлек яшүсмер батып үлгән
ФАҖИГА

16 яшьлек яшүсмер батып үлгән

Түбән Кама шәһәре янында күлдә балык тотканда 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

 

"Кичә 23.30 сәгатьтә "Индустрия" бакчачылык ширкәте янындагы күл буенда 16 яшьлек бала мәете табылды. Аны хокук саклаучылар тапты һәм туганнарына тапшырды", - дип сөйләделәр министрлыкта.

Яшүсмернең балыкка дип китеп баруы һәм әйләнеп кайтмавы билгеле. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/10/186057/

фото:pixabay.com


Нет комментариев