6 айлык баланы тәрәзә төбендә утыртып калдыралар, нәтиҗәдә бала 4 каттан егылып төшә
ФАҖИГА

6 айлык баланы тәрәзә төбендә утыртып калдыралар, нәтиҗәдә бала 4 каттан егылып төшә

Казанда 6 айлык баланың 4 каттан егылып төшү факты буенча тикшерү барышында фатирда фаҗига вакытында өлкәннәр булмавы ачыкланды. Алар урынына 13 яшьлек, 11 яшьлек һәм 4 яшьлек кызлар гына булган.

6 айлык малай көйсезләнә башлый һәм өлкән кызлары баланы урамга карап тынычлансын өчен, тәрәзә төбенә алып чыгалар. Нәтиҗәдә, бала москит сеткасына тотынып тора һәм 4 нче каттан кибет түбәсенә егылып төшә.

Билгеле булганча, фаҗига вакытында балаларның әти-әниләре эштә булган.

“Бу вакыйганың барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр Татарстан Тикшерү комитетында.

чыганак:http://tatar-today.ru

фото:pixabay.com


Нет комментариев