Әбине өченче каттан ташлаганнар...
ФАҖИГА

Әбине өченче каттан ташлаганнар...

Нәтиҗәдә, ул алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән.

 Бу коточкыч хәл Омск өлкәсендә булган. 26 һәм 28 яшьлек егетләр 84 яшьлек әбинең йортын талаганнар.

Алар башта аны тукмаганнар, аннары өченче каттан урамга ташлаганнар.

Пенсионер хатынның гәүдәсен табучылар шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Бирегә килгән табиблар әбинең алган җәрәхәтләрдән үлүен раслаган. 

җинаятьчеләрне тоткарлаганнар. Аларны подъезд алдында торган видеокамералар ярдәмендә тапканнар.  Егетләрнең наркоманнар булуы ачыкланган. Хәзер аларга 15 елга якын төрмә яный. Шулай ук, аларны психологлар да тикшерәчәк.

Фото: pixabay.com 

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

 http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/bine-chenche-kattan-tashlagannar


Нет комментариев