Чаллыда өрдергәндә шартлаган тәгәрмәч вахта автобусы йөртүчесе үлеменә китергән
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Чаллыда өрдергәндә шартлаган тәгәрмәч вахта автобусы йөртүчесе үлеменә китергән. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.
Узган шимбәдә көндез “Лес сервис” ҖЧҖтә вахта автобусының 58 яшьлек йөртүчесен үлгән килеш тапканнар.
Белгечләр аның ул көнне автобусны ремонтлавын ачыклаган. Ир-ат тәгәрмәчне кабартканда шинасы шартлап киткән. Автобус йөртүче читкә очып киткән һәм каты бәрелгән. Имгәнү нык булган, ул үлгән.
Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/27/170448/
https://pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев