Казанда металл конструкцияләр җитештерү цехында бер фотограф ток сугудан үлгән.
«Фотографны металл конструкцияләр җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиегә фоторәсемнәр ясарга чакырганнар. 26 яшьлек егет хуҗаны көтеп тормыйча, төшерә башларга уйлаган», - дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсеҗитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.
Нәтиҗәдә цехта фотографны ток суга һәм ул зур биеклектән аска тәгәри. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук җан бирә.
чыганак:http://almet-rt.ru
Фото:https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев