8 октябрь Түбән Каманың Тукай урамында җәяүле ир-ат өстенә каен агачы ауган. Ир-ат урында ук һәлак булган. Беренче фаразлар буенча, агачны көчле җил аударган булырга мөмкин.
65 яшьлек җәяүленең үлеменә китергән тулы сәбәпләр ачыклана.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru
pixabay.com фотосы
Нет комментариев