Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Кузбасстагы шахтада янгында унбер кеше һәлак булган

Барлыгы 46 кеше зыян күргән, шуларның икесе авыр хәлдә.

 Бүген Кемерово өлкәсенең «Листвяжная» шахтасында янгын чыккан. Әлегә 11 кеше һәлак булуы билгеле.

«5.08 сәгатьтә Ростехнадзорның Себердәге идарәсенә Беловский районында урнашкан шахтада төтен чыгып, шартлау булуы турында хәбәр килде. Фаҗиганең сәбәбе билгеле: вентиляциядә күмер тузаны яна башлаган, нәтиҗәдә, шахтага төтен таралган. Коткару операциясе дәвам итә», — дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы ашыгыч ярдәм хезмәтенә сылтама белән.

Ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматына караганда, шахтадагы 46 эшче исән калган. «Соңгы мәгълүматлар буенча, 46 кеше зыян күргән. Шуларның икесе авыр хәлдә, 44 кешегә килгән зыян уртача һәм җиңел дәрәҗәдә дип бәяләнә», — дип хәбәр итә агентлык.

Кузбасс хакимияте һәлак булучы һәм зыян күрүчеләрнең барлык туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерә. Ярдәм турындагы карарны коткару операциясе тәмамланганнан соң кабул итәчәкләр. 

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев