Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ФАҖИГА

Лениногорск районында янгында хатын-кыз мәетен тапканнар

Янгын көндез Писмәндә чыккан.

Писмән поселогында  Карл Маркс урамындагы ташландык йорт янган.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 11.41 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына килгән. Берничә минуттан килгән хезмәткәрләр янгынны тиз арада сүндергән. 

Янгын калдыкларын актарган вакытта хатын-кыз мәете табылган. Ул янгында һәлак булган. Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесе билгеләнә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев