70 метр биеклектә очучылар сул як двигательнең эшләми башлавын хәбәр итәргә өлгергән.
Минзәләдә L-410 самолеты бер двигателе эшләми башлау аркасында һәлакәткә очраган, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, очучылар элемтә югалганчы бу хакта хәбәр итәргә өлгергән.
«70 метр биеклектә очучылар сул як двигательнең эшләми башлавын хәбәр итә һәм мәҗбүри төшеп утыруны сорый. Күреп торабыз, очыш озак дәвам итмәгән», — диде ул.
Нет комментариев