Татарстанда 18 яшьлек егет башына коралдан аткан
ФАҖИГА

Татарстанда 18 яшьлек егет башына коралдан аткан

Татарстанның Азнакай районында 18 яшьлек егет үзе ясаган корал белән башына аткан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Вакыйга турында мәгълүматы булган чыганак сүзләренчә, егетне хастаханәгә китергәннәр. Аннары аны "Татнефть" медицина санчастенә күчергәннәр.

"Егетнең хәле бик авыр, ул реанимациядә ята", - дип әйтте "Татар-информ" агентлыгы чыганагы. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/15/178821/

фото:/pixabay.com


Нет комментариев