Татарстанда ике яшь бала анасы 7 каттан егылып төшкән
Якшәмбе көндез Казанның Адоратский урамында бер хатын-кыз бер-берсенә бәйләнгән җәймәләр белән 7 этаждан аска төшмәкче була.
Мондый адымга аны фатир ишегенең тыштан бикләнгән булуы этәрә. Урамнан үтүчеләр хатын-кызны күреп, коткаручыларны чакыралар. Тик ул озак тотынып тора алмый, ычкынып китә. Алган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм килгәнче үк җан бирә. Хатын-кызның 5 яшьлек улы һәм кечкенә кызы шулай ук әлеге вакыйганың шаһит булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев