Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда ике яшьлек бала дүртенче каттан егылып төшкән

Җирдә яткан баланы күргән узып баручылар ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан.

Түбән Камада бер йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән ике яшьлек бала бик авыр хәлдә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бала Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегендә бик авыр хәлдә. Хәле авыр булу сәбәпле, оператив чара үткәрелми», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Билгеле булганча, агентлыкка шәхси чыганаклар хәбәр итүенчә, вакыйга урынына ашыгыч ярдәм машинасын җирдә яткан баланы күргән узып баручылар чакырткан. Әнисе соңрак бала документлары белән хастаханәгә килә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/14/184505/

фото пиксабай ком.нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев