Татарстанда М7 трассасында, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада хәрәкәт ябылган
ФАҖИГА

Татарстанда М7 трассасында, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада хәрәкәт ябылган

Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Уфа трассасының 955нче километрында булган.

 

 

Татарстанда М7 трассасында, йөк һәм җиңел автомобильләр катнашындагы авариядән соң, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада да хәрәкәт ябылган. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Казан – Уфа трассасының 955нче километрында юл һәлакәте булу сәбәпле дүрт полосаның икесе ябылган. Урында юл хезмәтләре, ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесендә машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыралар.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Яшел парковка» янында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән. Йөк машинасына ут капкан, ә җиңел автомобиль тимер өеменә әверелгән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/25/195897/


Нет комментариев