Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында әнисе һәм улы һәлак булган

Ут белән көрәшүчеләр аларга кунакка килгән ир-атны коткарып калган.

Питрәчтә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында әнисе белән улы һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр

«Кичә кич 112 бердәм номерына Космонавтлар урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган кешеләр өйдә хуҗалар булырга мөмкин икәнлеген әйткән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

126нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре өйне тикшергән вакытта аңсыз хәлдәге 71 яшьлек ир-атка юлыккан. Аны урамга алып чыгып, табибларга тапшырганнар.

Тәрәзә аркылы йокы бүлмәсенә кергәч, янгын сүндерүчеләр биредә 69 яшьлек хуҗабикәнең мәетенә тап булган. 48 яшьлек улының мәетен карават астыннан табып алганнар.

Янгынны 40 минут эчендә сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, йокы бүлмәсе, зал һәм аш бүлмәсендәге түшәмнәр өлешчә янган. Коткарылган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүм ир-атның хатыны иртән эшкә киткән. Көндез телефоннан аңа шалтыраткан һәм тавышыннан исерек икәнлеген аңлаган – моннан бер көн элек аларның күршесе пенсия алып, кунакка килгән булган. Аларның барысы да өйдә тәмәке тарткан. Янгын нәкъ менә шул сәбәпле чыккан дип фаразлана. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180901/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев