Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда яшь тә өч айлык сабый тәрәзәдән егылып төшкән

Казанда Мәскәү районында сабый дүртенче каттан кибет өстенә килеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Декабристлар урамындагы 129нчы йортта кичә кич килеп чыккан, дип яза агентлык.
 
Ачыкланганча, фатирда 13, 11 һәм бер яшь тә өч айлык малай үзләре генә калган. Кечкенәсе үрмәләп тәрәзә төбенә менгән һәм ачык тәрәзәдәге москит челтәргә таянган. Ир бала кибет козырегына егылып төшкән.
 
3нче коткару часте хезмәткәрләре баскыч куеп, сабыйны түбәдән алган. Табиблар баланы республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

http://matbugat.ru/news/?id=23111
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев