Татарстанда завод эшчесе 600 килограммлы алюминий төргәге астында калып һәлак булган
ФАҖИГА

Татарстанда завод эшчесе 600 килограммлы алюминий төргәге астында калып һәлак булган

Татарстанда завод эшчесе 600 килограммлы алюминий төргәге астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Фаҗига сишмбе көнне, 27 октябрьдә, «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ территориясендә булган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 44 яшьлек ир-ат 600 килограммлы алюминий төргәкләрен бушату белән шөгыльләнгән. Кайсыдыр мизгелдә аларның берсе ир-ат өстенә килеп төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән.

Әлеге уңайдан «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев