Фаҗига кичә Пионер күлендә булган
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада 60 яшьлек ир-ат суга батып үлгән, дип хәбәр итә NTR-24.ru сайты.
Ир-ат дуслары белән Пионер күле буенда ял иткән. Билгеле бер мизгелдә ул су коенып алырга уйлаган. Ир-ат суга чумган һәм шуннан соң яр буена чыкмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана
фото:pixabay.com
Нет комментариев