Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Адашсаң нишләргә?

Бер көнне авылдагы күрше кызы малае белән урманга китте. Белә торган урын, кеше күп, ди. Бервакыт болар читкәрәк китеп, чытырманлыкка килеп кергәннәр. Теге якка да барып карыйлар, бу якка да, бер кеше дә күренми, кычкырып карыйлар - җавап ишетелми. Нишләргә? Беренче итеп, ул кояшны чамалап карарга булган. Кергәндә арттан иде,...

Бер көнне авылдагы күрше кызы малае белән урманга китте. Белә торган урын, кеше күп, ди. Бервакыт болар читкәрәк китеп, чытырманлыкка килеп кергәннәр. Теге якка да барып карыйлар, бу якка да, бер кеше дә күренми, кычкырып карыйлар - җавап ишетелми. Нишләргә? Беренче итеп, ул кояшны чамалап карарга булган. Кергәндә арттан иде, димәк, шул яктарак дип чыга башлаган, тик чытырманлыкның иге-чиге генә күренми.


- Шундый куркыныч, шомлы булып китте, - ди бу.
Кесә телефонын алып әтисенә шалтыратып, "ничегрәк чыгарга?" дип сораган. Ә ул өйдә торып нишләсен, аларның кайдан кереп киткәннәрен белми бит. Ул көнне урманда энесе Илнурның булуын исенә төшереп, аңа шалтыраткан. Тегесе гөмбәне инде берничә көн җыйган булган. "Зөлфия апа, кояш артта, сул якта булырга тиеш, - дип аңлап, адашканнарны урманнан чыгарган. Әлбәттә, гөмбә җыю кайгысы калмаган, улы Шамил белән кесәләренә тыккан кабартмаларын да ашарга онытып өйгә йөгергәннәр.
Мондый хәлгә юлыкмас өчен, гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Лениногорск филиалы белгечләре түбәндәгене киңәш итә:
- урманга барырга җыенсагыз, үзегез белән компас, шырпы, пычак, су, бераз ризык һәм, әлбәттә, кәрәзле телефон алырга онытмагыз.
Иң беренче чиратта шуны онытмагыз: бервакытта да паникага бирелергә ярамый. Һәрвакыт тыныч булырга, аек акыл белән эш итәргә кирәк.
1. Мөмкинлек булганда, кәрәзле телефон аша, бердәм коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Аның номеры 112 яисә 01 (шалтырату бушлай). 5-59-00 телефон номеры аша коткару отряды белән дә элемтәгә керергә мөмкин.
2. Әгәр дә үзегезне эзләп табачакларын төгәл белсәгез, урыныгыздан китмәгез. Учак ягып, җырлар җырлагыз. Тавышы һәм төтен исе буенча адашучыны табуы күпкә җиңел.
3. Үзегез белән компас булмаса, автомобиль тавышына барырга тырышыгыз. Елга һәм инеш тә сезне юл буена яисә кешеләр янына чыгарырга мөмкин.
4. Сәгатегез булса, горизонтны түбәндәгечә билгеләп була: сәгать угын кояшка каратып басарга. Ул сезгә дөрес юнәлеш бирәчәк. Алга таба - көньяк, артка - төньяк.
Компас буенча да дөрес ориентир сайларга мөмкин. Аның угы һәрвакыт көньякка карый. Дөрес юнәлешне сайларга кояш, ай һәм йолдызлар да ярдәм итәчәк.
Көндезге вакытта, көн болытсыз булса, дөрес юнәлешне кояш күрсәтәчәк. Төнлә - ай белән йолдызлар. Иртәнге сәгать җидедә кояш һәрвакыт көнчыгышта, 13.00 сәгатьтә - көньякта, кичке җидедә - көнбатышта була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман