Балалар табибы сабыйларны шугалакта җәрәхәтләнүдән саклау өчен киңәшләр бирде
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Балалар табибы сабыйларны шугалакта җәрәхәтләнүдән саклау өчен киңәшләр бирде

Алексей Глушков балаларга урамда кулларны кесәдән чыгарып йөрергә кирәклеген аңлатырга кушты

Балалар республика клиник хастаханәсенең травма-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков әти-әниләргә балалары чанада, тимераякта шуганда бер-берсенә бәрелеп җәрәхәтләнмәсен өчен, кеше күп җыелган җирдә шумаска киңәш итте. Табиб балаларны кышкы чорда төрле җәрәхәтләнүләрдән саклауның әһәмияте турында “Татар-информ”да узган мәгълүмат очрашуында сөйләде.

Алексей Глушков балаларны кышкы тайгакта дөрес итеп егылырга өйрәтергә кушты. “Балалар урамда да смартфоннарыннан аерылмый. Әти-әниләр балаларына юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Балаларыгызга кулларны кесәдән чыгарып йөрергә кирәклеген аңлатыгыз, егылган очракта куллар балансны саклап калырга әзер булырга тиеш”, - диде ул.

Табиб кыш башлану белән чаңгыда, чанада, таудан шуып, балалар арасында җәрәхәтләнү очракларының бермә-бер артуын әйтте. “Балаларның кышкы салкында тимер җиһазларны ялап карый торган гадәте дә була. Кайвакыт бу җитди җәрәхәтләнүләргә китерә. Хәтта хирурглар ярдәме таләп ителә”, - дип тә искәртте ул.

Алексей Глушков әйтүенчә, бала җәрәхәт алган очракта иң дөресе – тиз арада белгечләргә мөрәҗәгать итү. Моның өчен ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, кайсы хастаханәгә бару мөмкинлеген белешергә кирәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176863/

фото:pixabay.com


Нет комментариев