Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Балык исе күңелгә тисә

Балык та — ит кебек үк, иң туклыклы ризыкларның берсе. Балыктагы аксымнарны, майларны һәм башка туклыклы матдәләрне организм җиңел үзләштерә. Балык яратучыларга түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килер дип ышанабыз.

Балыкның бөтен төрләрен дә пешереп була, шулай да пешерү өчен сыла, чөгә, севрюга, белуга дигәннәре әйбәтрәк. Шуны истә тотыгыз: пешергәндә суны никадәр азрак салсаң, балык шулкадәр тәмлерәк була. Шуңа күрә суны балык күмелерлек кенә салалар.

Кайбер балыктан начар ис килә. Аннан котылу өчен балыкны чистартканнан соң яхшылап юарга һәм берничә сәгать 2-3 дәфнә яфрагы һәм уксус салынган кәстрүлдә тотарга кирәк. Бер баш суган турап салсаң да исен алачак. Балыкка лимон сөртеп куярга да була.

Балыкны башта бик тозлы суда юсаң, аннан ләм исе килми.

Балык тәмлерәк булсын өчен пешерер алдыннан 20-30 минут сөттә тотарга яисә каймак сөртеп торырга кирәк. Аннары үсемлек маенда кыздырып алырга да мөмкин.

Диңгез балыгын парда пешерү яхшырак булыр. Аны 2-3 сантиметр калынлыгында кисәкләргә бүлеп, эмаль кәстрүлгә яисә казанга балык кисәкләрен күмеп торырлык итеп салкын суга салабыз. Шуңа кишер, суган, дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч салып, 20-30 минут пешерәбез.

Кыздырганда балык артык таралмасын өчен башта аны тозлап, онлап, 10-15 минут тотарга кирәк. Шуннан кайнар майда ике ягын да кыздырырга була.

Балык кыздыра торган майга азрак тоз өстәсәң, балык табага ябышмый.

Хек, сабля, диңгез алабугасы кебек балыкны кыздыру яхшырак,шулай тәмлерәк була. Хектан тефтель, кәтлит әзерлиләр. Аны табынга тутырып та чыгаралар.

Чистарткан эре корбан балыгын салкын суда яхшылап юабыз, саркытып, тоз, борыч сибәбез. Онда әвәләгәч, кызган майлы табада ике ягын да кыздырып алабыз. Аннары табасы белән 5-7 минутка мичкә куеп алырга кирәк.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев