Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

БӘРӘҢГЕГӘ САЛКЫН СУ ЯРЫЙМЫ?

Бездә яздан бирле яңгыр яуганы юк.

Бәрәңге төбенә өя алмыйбыз, туфрак ком кебек таралып тора. Коедан шланг аша салкын су сибәргә ярыймы икән? Төбенә өяр идек, сабаклары корып бетә бит.

Сәлим, Башкортстан, Борай.

Бер дә яңгыр яумаган очракта, коедан шланг сузып, салкын су сибәргә туры килә. Танылган бакчачы Франс Хәлилов әйтүенчә, шланг мөмкин кадәр озынрак булса яхшы. Озын шланг аша узганда, су бераз җылына. Тимер торба аша да үтсә, тагын да яхшырак. Суны көн кызуы сүрелгәч сибәргә кирәк. Кояшта кайнар балчык һәм салкын су температурасының аермасы зур булганлыктан, бәрәңгегә салкын тиеп, шиңеп, чирләргә мөмкин. Төбен өюне икенче көнне эшләргә киңәш ителә.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_8374%2Fall

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев