Гадәтләр һәм холык
Кайбер гадәтләренә карап, кешенең холкын, ниләр уйлавын, теләкләрен чамаларга була.
Сөйләшеп утырган вакытта борынына кагылып алса, аны ышкыса, кашыса- бу уңайсызлану яки сөйләшүгә кагылышлы булмаган нәрсәләр турында уйлану.
Каләм белән нидер сызгалап утыручы ( яки бармагы белән һавага бизәкләр ясаучы)- иҗадый шәхес. Мондый кешеләр эчке сиземләү сәләтенә ия.
Сөйләшеп утырганда “әйе” дип баш кагып, әмма җанлы рәвештә әңгәмәгә кушылып китмәүче - бу хакта бөтенләй кызыксынмаучы. Тик ул итагатьле, әдәпле, шуңа күрә башкаларны бүлдерми.
Тырнак кимерүче – тынгысыз кеше. Паникага тиз бирелә, салкын акыл белән фикерли, карарлар кабул итә белми. Аның янында һәр сүзне үлчәп әйтергә кирәк.
"Ирек мәйданы" газетыннан
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев