Гөлләргә ашлама
Суган кабыгыннан гөлләргә ашлама ясый аласыз.
1 л җылы суга бер уч суган кабыгы салып, сүрән утта 2-3 минут кайнатырга. Суытырга һәм сөзәргә. Гөлләргә сибү өчен, төнәтмәгә — 1:5 исәбеннән, яфракларына сиптерергә 1:2 исәбеннән су кушарга кирәк. Ул үсемлекләргә ашлама булып та тора, корткычларга каршы көрәшергә дә ярдәм итә. Суган төнәтмәсен саклап булмый, ул тиз бозыла, исләнә.
ok.ru/faydaly
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев