ҖИЛӘК-ҖИМЕШНЕ КАРАП АЛЫГЫЗ
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ҖИЛӘК-ҖИМЕШНЕ КАРАП АЛЫГЫЗ

Бездә җиләк-җимеш сезоны бик кыска. Шуңа читтән кертелгәнен сатып алырга мәҗбүрбез. Алар арасында сәламәтлеккә зыянлылары да булуы ихтимал.

Җиләк-җимешкә ябыштырылган наклейкалардагы саннар буенча тауарның сыйфатын белергә мөмкин. 

4 урынлы сан, ул 3 яки 4 саныннан башлана — җиләк-җимеш интенсив авыл хуҗалыгы принцибы белән үстерелгән, ягъни ашлама, пестицидлар кулланылган. 

5 урынлы сан, 8 саныннан башлана — генетикасы үзгәртелгән, ягъни ГМО продукт. 

5 урынлы сан, 9 саныннан башлана — җиләк-җимеш табигый шартларда, ягъни артык ашламасыз, пестицидларсыз үстерелгән. Ул “органик ысул” дип атала.
 

https://vk.com/tamletamak


Нет комментариев