Иртән нәрсә эшләргә ярамый?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Иртән нәрсә эшләргә ярамый?

Табиб әйтүенчә, иртәнге сәгатьләрдә кофе яки әфлисун согы эчәргә һәм физик күнегүләр ясарга киңәш ителми.

 

Табиб Мириам Стоппард сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган иртәнге гадәтләрне атады.

Табиб сүзләренчә, уянганнан соң ук физик күнегүләр ясарга тырышырга кирәкми. Спорт белән саксыз шөгыльләнү умыртка баганасының җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин, дип кисәтә Стоппард.

Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кофе яки әфлисун согы эчәргә киңәш ителми. Бу эчемлекләр кандагы шикәр күләмен бик нык арттыра. Медик бу эчемлекләрне эчәр алдыннан башта иртәнге ашны ашарга киңәш итә.

Чыганак:  https://intertat.tatar

Фото: pixabay.com

 http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/irtn-nrs-eshlrg-yaramyy

 


Нет комментариев