КҮМЕР ФАЙДАСЫ
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

КҮМЕР ФАЙДАСЫ

Активлаштырылган күмерне гөлләр үстергәндә кулланырга була.

Туфрагына активлаштырылган күмер өстәү гөлләрнең тамырлары черүдән, туфрагы күгәрүдән, гөмбәле авырулардан саклый. Бер чүлмәккә 1-2 төймәне ваклап яки порошоксыман итеп төеп салырга кирәк. Күмерне калатея, антуриум, кротон, маранта ярата. Гөлләрне күчергәндә, тамырларын, бүлбеләрен төелгән күмер сибеп йогышсызландырырга кирәк.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani


Нет комментариев