Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кышын бавырга ярдәм кирәк

Кышын без­нең артык калорияле туклануыбыз аркасында, бавырга көч килә. Шуңа күрә, рационны бераз төрләндереп, бавырны чистартып алырга да була.

Укроп, петрушка, кинза, сельдерей, базилик һәм бөтнек кебек табигый антиоксидантлар бавырга организмны чистартырга булыша.

Чөгендернең пешкәне дә, чие дә әйбәт. Анда клетчатка, фосфор, бакыр һәм В төркеме витаминнары бар. Алар барысы да токсиннарны чыгара һәм бавыр эшен җиңеләйтә.
Кишер дә шулай ук чи килеш тә, пешереп тә ашарга була.

Кабакны да ашарга кирәк. Ул тиз үзләштерелә, ашкайнату органында артык тоткарланмый.

Алма, груша кан составын яхшырта.

Күрәгә, инжир, өзем шулай ук ​​бавырга файдалы. Алар тазаруга каршы көрәшә, кандагы холестеринны киметә.

 

Кузаклы культуралар тиз үзләштерелә торган аксымга бай. Алар тукымаларны, шул исәптән бавыр тукымаларын яхшырта.

Җитен, зәйтүн майлары организмнан токсиннарны куа, шулай итеп бавырга ярдәм итә.
 

http://akcharlak.com/article/kyshyn-bavyrga-yard-m-kir-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев