Теплицаны кышка ничек әзерләп калдырырга.
??️ Теплицада көздән үсемлек калдыкларын чистартырга, чүлмәкләрне чыгарырга кирәк. Туфракны бактерицид препарат (“Байкал”, “Бактофит” һ.б.) белән эшкәртергә, һичьюгы кайнар су сибәргә. Иң яхшысы — 5 см калынлыкта өске туфракны алыштырырга кирәк, сезонда ул ярлыланган, анда чир чыганаклары тупланган була.
??️ Бакчачылар теплицаны күкерт шашкасы төтене белән йогышсызландыра. 300 г лы шашка 20 м2 га җитә. Теплицаның ишеген 2-3 көн (ис беткәнче) ябып торырга кирәк. Күкерт шашкасы металл каркаслы теплицаны күгәртә. Тимер каркасны 2-3 елга бер металл буявы белән буяп торырга мөмкин.
/vk.com/irekmaydani
Нет комментариев