Лениногорск бакчачыларына: ЯФРАКНЫ НИШЛӘТЕРГӘ?
Бакчада гөмбә авыруы, ончыл чык яки башка чир билгеләре бар икән, коелган яфракларны бакчада калдырырга ярамый.
Аларны яндыралар яки бакчадан алып чыгып күмәләр. Әгәр агачлар сәламәт икән, коелган яфраклар үсемлекләр өчен бик яхшы мүлчә, бакчага органик ашлама була. Сәламәт агачның коелган яфракларын компост күченә салырга мөмкин. Өстенә известь һәм биологик ашлама сипкәндә, ул тиз чери.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев