Лениногорск хуҗабикәләре колагына: Балык пешерәм дисәң
Киңәшләр
Балыктан ләм исе килсә, аны тозлы суга салып торырга кирәк.
Чистартканда балык кулдан шуып чыкмасын өчен, аны эре тоз белән ышкыйлар.
Балыкка тозны пешерә башлаганчы ук сибәргә кирәк.
Шамбы балыгын пешерер алдыннан 2-3 сәгатькә аш серкәсе кушылган суда тоту яхшы.
Балыкның үзенчәлекле тәме бетсен дисәгез, аны әзерләгәндә тозлы кыяр салырга кирәк.
Кыздырыр алдыннан балыкка лимон согы сыксаң, ул тәмлерәк була.
чыганак:"Ирек мәйданы" газеты
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев