Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилы сез моны, белә идегезме?

КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОРНЫ АЕРЫМ-АЕРЫМ?

Кыяр-помидор салаты көндәлек ризык санала. Ә диетологлар бу яшелчәләрне аерым ашарга куша. Моның сәбәбе нидә соң?

Кыяр бәвелне куа, циститны, бөердә ташлар җыелуны кисәтергә ярдәм итә. Помидорда ликопин антиоксиданты бар, ул йөрәк һәм кан тамырлары чирләреннән, яман шештән саклый. 

Белгечләр раславынча, кыяр-помидор салатының файдасы аз. Ике яшелчә бергә кушылганда, антивитаминга әверелә ала икән. Ягъни помидор һәм кыяр салаты аларны аерым ашагандагы кебек витаминнарга бай түгел. Моның берничә сәбәбе бар. Помидорны эшкәрткәндә ашказаны-эчәк трактында — кислота, кыярны эшкәрткәндә, киресенчә, селте бүленеп чыга. Бу бавыр һәм бөерләрдә ташлар барлыкка китерә ала. Ашказаны кыяр һәм помидорны берьюлы эшкәртә алырлык ферментлар бүлеп чыгара алмый. Нәтиҗәдә газлар барлыкка килү көчәергә мөмкин. Яшь организм өчен мондый үзгәрешләр сизелми үтә. Өлкән яшьтәгеләр исә игътибарлы булырга тиеш.

https://vk.com/tamletamak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев