Лениногорскилылар, бәрәңге ала башламадыгызмы әле?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилылар, бәрәңге ала башламадыгызмы әле?

Танылган бакчачы Франс Хәлилов әйтүенчә, күп бакчачылар бәрәңге тәмам өлгергәч:”Бераз ныгысын әле”, -дип казымый, алырга ашыкмый. Бу- бик зур хата, -дип саный ул.

Бәрәңге җитешүнең билгеләре: кабыгы бармак белән сыдырылганда әрчелми яки бик аз гына әрчелә, ә  сабагы саргая башлый.  Менә шушы билгеләрне күргәч,бәрәңгене казырга кирәк.Ә инде сабагы көйгәч (фитофтора авыруы  киң таралгач!) казыганда, фитофтора сабактан бәрәңгегә күчә һәм аның базда черүенә сәбәпче була.

Чыганак: "Ирек мәйданы"газеты

Фото:http://pixabay.com


Нет комментариев