Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилылар, ТӨСЛӘР ДӘВАСЫ турында ишеткәнегез бармы?

Психологиядә төсләр дәвасы (цветотерапия) ысулы киң кулланыла. Төсләр ярдәмендә кешене депрессия халәтеннән чыгарырга, дәваларга яки кәефен күтәрергә, куркуга салырга да була.

КЫЗЫЛ.
Хәрәкәт төсе. Ул кан басымын, температураны күтәрә, активлыкны арттыра. Кызу холыклы, тиз ярсып китүчеләргә зыянлы санала. 

КЫЗГЫЛТ САРЫ.
Төснең тәэсире кызылга охшаган, шулай да аннан берникадәр йомшаграк. Кәефне күтәрә, эш активлыгын арттыра. Иртән йокыдан авыр уянучылар шушы төскә өстенлек бирә ала. 

САРЫ.
Төшенкелектән еш тилмерүчеләр өчен яхшы. Ул — тормышка үзгәреш кертергә курыкмаучы тәвәккәл кешеләр төсе. 

ЯШЕЛ.
Тынычландыра торган төс, шуңа психотерапевтлар еш куллана. Әмма аның аппетитны уятуын истә тотарга кирәк. Яшел бүлмәдә тамак тиз ача. 

ЗӘҢГӘР.
Әлеге төс йогынтысында температура төшә, кан басымы түбәнәя, эшкә сәләт тә кими. Йокы бүлмәсе өчен иң кулай төс. Парлы кешеләрнең йокы бүлмәсен зәңгәр төсләргә баетырга кирәк. Ул тынычрак йокларга ярдәм итә. 

ШӘМӘХӘ.
Мондый төстәге киемнәр яратсагыз, хәлсезлекне шуның белән аңлатырга була. Йокы бүлмәсе өчен дә иң начар төс. Ул уйлау процессын көчәйтә, кеше тиз йоклап китә алмаячак, иртән ял итмичә уяначак. 

АК.
Бик гади төс булып тоела. Гомумән, мондый төскә өстенлек бирү эмоцияләрне киметә. Психологлар, кәләшнең ак күлмәге аны тынычландыра, дип раслый. Шуны ук табибларның ак халаты турында әйтергә була. Бу төсне яратучылар бик тыныч, эмоцияләргә бирелми. Кышын бар кешенең тынычрак яшәве дә шуннан.

https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев