Лениногорскилыларга арыганлыктан котылуның 6 ысулы
Арыганлыктан котылу өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
1. Эш графигы тыгыз булса да, йокыга яту һәм тору вакытын билгеләгез.
2. Салкынча душ керегез. Коену матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамыры эшчәнлеген җайга сала.
3. Иртә белән 5-10 минут физик күнегүләр эшләү кан йөрешен яхшырта, тонус бирә, хәл кертә.
4. Начар гадәтләрдән котылыгыз. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кан тамырлары спазмына, атеросклерозга китерә.
5. Рационга составында цинк, селен, тимер, магний, А һәм Е витаминнары күп булган ризыклар кертү яхшы.
6. Артык авырлык та хроник арыганлыкка китрерү мөмкин.
Чыганак: “Ирек Мәйданы” газеты.
Фото:http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев