Лениногорскилыларга бал белән корица турында
Бал белән корицаның файдасы турында тагын берничә сүз.
Артрит белән авыручылар иртән һәм кич бер стакан җылы суга 1 кечкенә калак корица, 2 калак бал болгатып эчсәләр, хәлләре җиңеләер. Бу катнашма хәтта озакка сузылган чирләрне дә киметеп, аякка басырга булыша.
2 аш калагы бал, 3 чәй калагы корицаны 2 стакан җылы суга салып болгатасың. Холестерины күп кешеләргә файдасы зур. Аны көнгә 3 тапкыр эчәргә кирәк. Шулай итсәң, кандагы холестерин күләме кими. Җылымса 1 стакан суга 2 аш калагы корицаны 1 чәй калагы бал салып болгатып эчсәң, сидек куыгы ялкынсынуы бетә.
Чыганак: “Базар көн” газетыннан
Фото:http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев