Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилыларга бәхетле булу серләре

Киңәшләргә колак салыгыз

1. “Минем хакта башкалар нәрсә уйлый икән”, – дип борчылмау. Бу – азатлык сере.
2. “Дөрес итеп тели белгән һәр теләгебез Аллаһ рәхмәте белән тормышка ашачак”, – дип уйлау. Бу – хакыйкать сере. 
3. Тышкы кыяфәтенең нинди булуына карамастан, кабул итеп сөю. Бу – матурлык сере. 
4. Үзеңне һәм башкаларны тәнкыйтьләмәү. Бу – дуслык сере. 
5. Ярату, сөю һәм сөйгән кешеләрне үзгәртергә тырышмау. Бу – мәхәббәт сере. 
6. Алдан бирергә, соңыннан алырга өйрәнү. Бу – байлык сере. 
7. Кешеләрнең дәрәҗәләренә, байлыкларына, матурлыкларына кызыкмау. Бу – кешеләр белән уртак тел табу сере. 

Хөрмәтле дустым! Бел шуны һәм оныта күрмә: хакыйкатьтә авырлыксыз көчле булып булмый. Мәшәкатьле мәсьәләләрне чишми торып, хикмәтле була алмыйсың. Акылны кулланмыйча һәм хезмәт итмичә, баеп булмый. Мохтаҗларга ярдәм итми торып, чын мәгънәсендә сөяргә өйрәнеп булмый. Үз көчеңне куеп ирешмәгән бер генә хәлнең дә кадерен белеп булмый. 

“Авырмас өчен 101 киңәш” китабыннан

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев