Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилыр колагына: КИБЕТТӘ НИЧЕК АЛДАНМАСКА

Авыл җирендә таныш кибетче алдамаска да мөмкин. Ә менә зур супермаркетларда сатып алучыга төрлечә тозак коралар. Кибеткә барганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. 

1. Чекны касса янында ук тикшерегез. Чекта артык әйбер юкмы, бәясе тауарда күрсәтелгәнчәме? Кайвакыт тауарга түбән хак язып, кассада кыйммәтрәк исәплиләр дә, кибетче, бәясен алмаштырырга онытканбыз, дип аклана. Мондый очракта сез тауарга язылган бәяне таләп итәргә хаклы. Намуслы кибет моңа каршы килмәячәк. 

2. Алдан үлчәп, пакетка тутырылган азык-төлекне алмаска тырышыгыз. Башка чара юк икән, аны контроль үлчәүгә куярга иренмәгез. 

3. Тауарның куллану вакытын тикшерергә онытмагыз. Акция белән тәкъдим ителә торганыныкын аеруча игътибар белән карарга кирәк. Куллану вакыты чыгып барганын, гадәттә, киштәдә иң алга, кул астына тезәләр. 

4. Киштәгә беркетелгән бәя кәгазендәге язу белән тауардагысын чагыштырыгыз. Әйтик, бер үк исемдәге шампуньга, составына карап, төрле бәя куелган булырга мөмкин. Арзанракка алам дип, кыйммәткә сатып алуыгыз бар. Кассада җавап бер генә булачак: “Бәясен дөрес карамагансыз”. 

5. Тауарның авырлыгына игътибар итегез. Мисал өчен, гадәттә, сөтне бер литрлы пакетта сатып алабыз. Ә җитештерүче 900 мл гына тутыра да бәясен чак кына киметә. Чагыштырсаң, бу бәя бер литрга исәпләгәндә кыйммәтрәк тә булырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз.

 

чыганак:https://vk.com/tamletamak

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев