Шампиньонның чисталыгы шик калдырмасын, дисәң...
Яңа ел табынын әзерләгәндә, бу киңәшкә колак салмый калмагыз.
Шампиньон гөмбәсен чисталыгы шик калдырмаслык итеп юу өчен тирән савытка су тутырып, шуңа бер-ике кашык гадәти он салырга кирәк. Болгатып алгач, гөмбәләрне шушы суда юарга. Он шампиньондагы барлык тузан-пычракны үзенә сеңдерә. Шуннан соң гөмбәләрне чиста суда чайкап алырга гына кала.
Фото: pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/shampinonny-chistalygy-shik-kaldyrmasyn-dis
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев