Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Татлы тамыр (солодка) тын юлларын какырыктан чистарта

Сезгә бронхларны какырыктан чистарту чарасының иң яхшыларыннан берсе – татлы тамыр (солодка, лакрица) хакында сөйләп үтмәкче булабыз.

Әлеге үлән тамырын куллануның нәтиҗәләре бик тә әйбәт, шуңа күрә күп кеше тамырны үзе үк киптереп әзерли. Ләкин татлы тамырны әзерли алмыйча калсагыз кайгырмагыз, дару үләннәре бүгенге көндә һәрбер даруханәдә сатыла, татлы тамыр (солодка) да ел әйләнәсе буена сатуда бар.

Тын юлларын какырыктан арындыру өчен, тәүлеккә 4 тапкыр 15 мл (бер аш кашыгы) татлы тамырның төнәтмәсен эчәргә кирәк.

Төнәтмә болай ясала: 10 грамм татлы тамырга 250 мл кайнар су салып, сулы савытка куеп әкрен утта 20 минут кайнатырга (водяная баня була инде урысча). Аннан соң өстен каплап ике сәгать төнәтергә. Ничек кирәк, шулай сөзеп, тамырларны сыгып, 50 мл, бүлмә температурасындагы, кайнаган су өстәргә.

Төнәтмә әзер. Сәламәт булыгыз!

https://nur.tatar/tatly-tamyr-solodka-tyn-yullaryn-kakyryktan-chistarta/

Язма таныштыру максатыннан куелды. Табиб белән киңәшләшү кирәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лечение от гриппа солодка татлы тамыр