Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Тикшереп карыйк: сез нинди хатын-кыз (ТЕСТ)

Тест: Сез нинди хатын кыз?

 

Ирегезнең эшендә бәйрәм киче, ди.
Мин дә барам-  (5 балл).
Чакырса, барам- (1.)
Нишләп йөрим, үзе генә барсын- (3).

Танышуыгызга 10 ел тула. Ничек үткәрерсез икән?
Дуслар, туганнар белән – (5).
Икәү генә - (1).
Истә калырлык итеп оештырасы килә - (3).

Сезне иң куркытканы нәрсә...
Авырып китүе-  (1).
Санламавы- (3).
Миңа ошамый башлавы- (5).

Кесә телефонына яраткан кешегез шалтыратканда...
Үзенчәлекле көй уйный- (1).
Гади сигнал- (3).
Вибрацияле шалтырау- (5).

Әгәр икегезгә бер машина икән, анда кем йөриячәк?
Ирем- (1).
Ирем мине йөртәчәк-(5).
Мин инде- (3).

Ирегез сезгә ошамастай кием алган. Киясезме, юкмы?
Киям, ди!- (5)
Ул алгач, ничек кимисең?- (1).
Өйдә булса да киештерермен- (3).

Сезгә бер кешелек юллама бирделәр, ди. Барасызмы?
Әлбәттә!- (5).
Юк, ирем белән барырыбыз әле- (1).
Ирем бар дисә генә – (3).

Күпмедер акчагыз бар, ди. Нәрсә аласыз?
Иремә сәгать- (1).
Үземә сумка- (5).
Икебезгә уртак фотоаппарат- (3).

Өстәлдә бер кисәк пирог калган.
Кем өлгерә, шул ашый- (3).
Иремә булсын,  дип юл куям – (1).
Пирогны бигрәк тә яратам!- (5).

Нәтиҗә:

9-19 балл. Һәрвакыт ирегезнең мәнфәгатьләрен кайгыртасыз. Болай сезгә ошый икән, бер сүз юк. Дөрес яшәмәвегезне үзегез дә сизә башлаган очракта, үзгәрергә туры киләчәк.


20-29 балл. Сезнең мөнәсәбәтләр  чагыштырмача тигез. Беркем беркемнән зур корбаннар сорамый һәм үзе дә гел ташламаларга гына бармый.

30 баллдан югары. Ирегездән артык күпне таләп итәсез. Гарчә үзегез аның өчен бөтенесенә әзер булмасагыз да. Болай бер яклы яшәү ирегезне итәме-соңмы туйдырырга мөмкин.

pixabay.com фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев