Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Язын теплицаны ничек юарга?

Яз җитү белән һәрбер бакчачы теплицаны чистарту һәм юуу белән мәшгуль.

Башта теплицаның эчен һәм тышын юасыз. Конструкциянең буялмаган металл элементларын 9 процентлы аш серкәсе белән юыгыз, соңыннан 1 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртегез. Буялган металл өлешләрен содалы су белән юарга була. Агач каркасны юарга составында хлор булган теләсә нинди сыекча ярый. Аннары сүндерелгән известь белән агартыгыз. ПВХ торбаларны «Белизна» белән чистартыгыз (100 мл 1 л суга).
Теплица эчен сабынлы яки сода кушылган су белән юсагыз да була.

Дезинфекцияләү: ­поликарбонат теплицага кайберәүләр мочевина эремәсе куллана икән (бер чиләк салкын суга – 50 гр). аны стеналарга, тү­бәгә, түтәлләргә сиптерегез.
Бакыр купоросы (бер чиләк җылы суга 100 гр) эремәсен дә кулланырга ярый. Түтәлләргә сипкәндә, 10 литр җылы суга 50 гр (1 квадрат метрга – 2 литр). Әмма аны биш елга бер генә куллана аласыз. Пленкалы теплицага 10 литр җылы суга – 75 гр.
Дезинфекцияләгәндә, бигрәк тә бакыр купоросы белән эш иткәндә, күзлек, перчатка һәм респиратордан файдаланыгыз.

Соңгы вакытта күкерт шашкасы да популярлашты. Ул кибеттә сатыла. Аны яндыруга ук теплицадан чыгып, ишекне әйбәтләп ябып куегыз. Шул килеш ул ике тәүлек торырга тиеш. Аннары бер-ике атна җилләтегез.

Автор:Фаткуллин Рәдиф

https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2022-04-11/yazyn-teplitsany-nichek-yuarga-2765234

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Теплица Как мыть теплицу весной