Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Юып булмый торган киемнәрдән тир исен ничек бетерергә?

Юып булмый торган өс киемнәрендәге тир исен бетерү ысуллары киңәшләр сайтында чыкты. Өске киемнәрне урамга алып чыгып җилләтсәң, исләре бетәр. Балконга элеп торырга да була.

Аш содасына бераз су кушып, куе паста ясагыз. Шушы пастаны киемнең сасы урыннарына сылагыз. Киемнең эчке ягын әйләндерергә онытмагыз! Паста кибеп беткәч, өс киеменнән щетка белән чистартып төшерегез.

Аракыны алтыга бер исәбеннән суга кушыгыз. Шушы эремәне сиптергечкә салыгыз һәм өс киеменең култык асларына, якаларына сиптереп чыгыгыз. Мондый ысул тапларны һәм исләрне дә бетерә, бактерияләрне дә үтерә.

Лимон согына бераз су кушып, өс киеменең сасы урыннарына сөртегез. Тукыма кибеп беткәч, киеп чыгып китәргә дә була, диелә хәбәрдә.

http://Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/me-d-ber-kish/yuyp-bulmyy-torgan-kiemnrdn-tir-isen-nichek-betererg

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куртка Юып булмый торган киемнәрдән тир исен ничек бетерергә?