11 октябрь Татарстанда матәм көне
Минзәләдә җиңел моторлы самолетта һәлак булучыларны искә алу йөзеннән 11 октябрь Татарстанда матәм көне буларак игълан ителде.
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга урынында оператив штаб утырышында җиткерде.
Хәбәр иткәнебезчә, фаҗигада 16 кеше һәлак булды, алтысы хастаханәләргә озатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев