13-23 декабрьдә өч йолдызлык билгесенә кинәт акча явачак!
Астрологлар йолдызнамәнең өч билгесенә декабрьдә көтелмәгән зур акчалар вәгъдә итә.
Белгечләр ышандыруынча, Яңа ел алдыннан һәркемне сөенечләр көтә. Кемнедер - уңыш, байлык, кемнедер мәхәббәт... Кайберәүләр тиздән зур шатлык кичерәчәк, кемгәдер уңыш бераз соңрак киләчәк.
Ә менә декабрьдә акчага күмеләчәк билгеләр кемнәр соң?
Чаян! Зур акча алу аның өчен көтелмәгән Яңа ел бүләге булачак. Шуңа күрә ул бәйрәмне мул табын артында сөенеп каршы алачак.
Үгезбозауны да финанс уңышлары көтә. Астрологлар аларга юмарт бүләкләрдән баш тартмаска киңәш итә. Югыйсә, киләсе елны үпкәләтергә мөмкин икән...
13-23 декабрь чорында Сукоярны да зур хезмәт хакы, баш әйләндергеч премия көтә! Өстәмә керем дә булырга мөмкин, дип яза Кызыл таң. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
Автор: Ләйсән Якупова
Фото: pixabay.com/ru
http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/13-23-dekabrd-ch-bilgeg-kint-akcha-yavachak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев