Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2020 елда табибларга яман шеш авыруын ачыклаган өчен премия түләнәчәк

Киләсе елдан медицина хезмәткәрләре өчен яман шешне профилактик тикшерү яки диспансеризация үткәргәндә беренче тапкыр ачыклаган һәр очрак өчен стимуллаштыру түләүләре каралган.

Бу программага Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан 1,2 млрд сум бүлеп бирелә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Бу түләү 1 мең сум тәшкил итәчәк — 500 сум табибка һәм 500 сум диагностика уздырган белгечкә.

Башкортстанда табибларга быелның июль аеннан яңа программа буенча түли башлаганнар. Башлангыч стадиядә ачыкланган һәр яман шеш очрагы өчен түләүләр 5 750 сум тәшкил иткән. Хәзер шул ук алым бөтен илгә таралачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/20-12-2019/2020-elda-tabiblarga-yaman-shesh-avyruyn-achyklagan-chen-premiya-t-l-n-ch-k-5712271

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев