Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет кертеләчәк

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет керәчәген әйтте.

 

«Авыл җирлегендә күп кенә фельдшер-акушерлык пунктларына элемтә кермәгән. Бернинди телемедицина, бернинди электрон консультация, бернинди электрон чират юк аларда. Киләсе елда 802 социаль мөһим объектка җепселле-оптик элемтә линиясе тоташачак. Әлеге объектларның 80-90 проценты авыл фельдшер-акушерлык пунктлары булачак», — диде Айрат Хәйруллин.

2020 елда «Цифрлы икътисад» программасы буенча 613 социаль объект югары тизлекле интернетка тоташтырылган. Алар рәтендә янгын сүндерү бүлеге объектлары, җирле үзидарә органнары, Росгвардия, территориаль сайлау комиссияләре бар. Быел Татарстанда «Цифрлы икътисад» программасын гамәлгә ашыру вакытыннан алда төгәлләнгән.

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: редакция архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев